«Кем ничек җырлый?» кычкырып укулар (0+)
21
Июнь 2024
Җомга
21 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын иң яраткан һәм танылган балалар язучыларының берсе, җәнлекләр тормышын яктырткан өч йөздән артык әсәр авторы, быел тууына 130 еллык юбилее билгеләп үтелүче Виталий Бианкига багышланган чарага чакырды. Катнашучылар, «Урман табышмаклары» викторинасы сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен ныгытты. Чара азагында балалар язучының китапханәдә булган башка китаплары белән дә танышты.
|