Одоевскийның «Городок в табакерке» әсәрен кычкырып укулар (0+)

30 һәм 31 июль көннәрендә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кычкырып укуларга чакырды. 
2024 елда Владимир Федорович Одоевскийның «Городок в табакерке» әкиятен язганына 190 ел була. Китапханәче яшь китап сөючеләрне Россиядә беренче фәнни фантастика дип атарга мөмкин булган, сюжеты башка бер әкияткә дә охшамаган үзенчәлекле һәм кызыклы әкият белән таныштырды. Балалар төп герой Миша исемле малай белән бергә музыкаль тартмачык эченә сәяхәт кылды һәм анда яшәүчеләр белән танышты, дөньяның төзелеше, хезмәт, ялкаулык һәм гаделлек турында күп кенә яңа нәрсәләр белде.  

цкпцкуп
10ф. Громкое чтение. «Городок в табакерке». Слушаем сказку
10ф. Громкое чтение. «Городок в табакерке»
10ф. Громкое чтение. «Городок в табакерке».
10ф. Громкое чтение. «Городок в табакерке». Участники мероприятия

Чара азагында анда катнашучылар, «Музыкаль вакыйгалар» викторинасы сорауларына җавап биреп, алган белемнәрен күрсәтә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: