Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен кычкырып укулар (0+)

23 һәм 24 апрельдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәркемгә – өлкәннәргә дә, балаларга да бер дәрәҗәдә кадерле булган шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды. 

10ф. Громкое чтение. Г. Тукай «Коза и баран» . Кв
10ф. Громкое чтение. Г. Тукай «Коза и баран». Участники мероприятия1
10ф. Громкое чтение. Г. Тукай «Коза и баран». Читаем сказку
10ф. Громкое чтение. Г. Тукай «Коза и баран». Знакомство с книгами Г. Тукая
10ф. Громкое чтение. Г. Тукай «Коза и баран». Участники мероприятия
Китапханәче яшь укучыларны татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның биографиясе белән таныштырды. Алар шагыйрьнең авыр язмышы һәм аның иҗаты турында белде. 
Аннан соң игътибар үзәгендә, авырлыкларга карамастан, бүре башын пешерергә тәкъдим итеп бүреләрне алдаган һәм исән калган кәҗә һәм сарыкның дуслыгы турындагы «Кәҗә белән сарык» шигъри әкияте булды. Әкиятне тыңлап балалар китапханәче белән бергә аның төп идеясе нинди булуы һәм нәрсәгә өйрәтүе турында фикер алышты. 
Чара азагында балалар шагыйрьнең китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән башка китаплары белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: