Е. Русакованың «Дед Мороз» әсәрен кычкырып укулар (0+)

Ел саен 18 ноябрьдә Россиянең иң яраткан тылсымчысы һәм Яңа елның төп символы – Кыш Бабай үзенең туган көнен билгеләп үтә. 
18 һәм 19 ноябрьдә 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны яңа ел бәйрәмнәрен аннан башка күзалдына китереп булмый торган әкият героеның барлыкка килү легендаларының берсе белән таныштыручы чарага чакырды. Шулай ук балалар бәйрәмнең килеп чыгышы, аның гореф-гадәтләре турында белде. 
Аннан соң Е. Русакованың «Дед Мороз» әкиятен укулар үтте. Балалар Кыш Бабайның урман җәнлекләренә Яңа ел бүләкләрен әзерләве турында хикәяне бик теләп тыңлады.  

10ф. Громкое чтение «Дед Мороз». Ну что почитаем
10ф. Громкое чтение «Дед Мороз». Представляем книгу
10ф. Громкое чтение «Дед Мороз». Участники мероприятия.
10ф. Громкое чтение «Дед Мороз». Участники мероприятия

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: