«Юлиан Тувим – балаларга!» кычкырып укулар (6+)

Балалар язучысы Юлиан Тувимның тууына 130 ел булу уңаеннан, 13 нче санлы китапханәдә кычкырып укулар оештырылды. Быелгы уку елында китапханәгә беренче килүләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар язучының тормыш юлыннан фактларны, балалар өчен шигырьләрендә шагыйрьнең тугакн илгә, хезмәткә мәхәббәт хакында язуы турында белде. Тувим шигърияте балаларга нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнлеге турында сөйли.  

йцу345рбюж
13 ф. 09.09.24 фото 1
13 ф. 09.09.24 фото 2
13 ф. 09.09.24 фото 3

Китапханәче Тувим әсәрләрен укыды, аннан соң бергәләп авторның «Про пана Трулялинского», «Азбука», «Овощи», «Где очки?», «Про Янека» һәм «Письмо ко всем детям» кебек шаян шигырьләренең видеоларын карадылар һәм вудиоларын тыңладылар. Юлиан Тувимның балалар өчен шигырьләре – ул күңелле, дус-тату үзара сөйләшү дә, һәм күңелле уен да. Бу шигырьләр юмор һәм шатлык хисләре белән балкып тора. Шагыйрь үзе дә бит шундый булган. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: