«Диңгез буенда яшел имән»: кычкырып укулар (6+)

28 июль көнне 15 нче санлы китапханәдә көн дәвамында кече мәктәп яшендәге балалар өчен  «Руслан и Людмила» поэмасының 200 еллыгына багышланган «Диңгез буенда яшел имән» дигән кычкырып укулар үткәрелде. 

Балалар зур кызыксыну белән поэмага керешне сәнгатьле итеп укыды, «Строфаны җый» шигырь-лото уенында аның текстын җыйдылар, «Мин Пушкинны барысы арасында таныйм» уенында – шагыйрь һәм язучының портретын, шулай ук «Черноморны җый» уен-пазлында поэмага иллюстрацияләрне искә төшерделәр. «Яшь филолог» тел белеме бәйгесе балаларга поэмада очраучы борынгы сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте. «Пушкин су анасы минем хыялда» рәсемнәр бәйгесе исә укучылар арасында иң яхшы рәссамнарны ачыкларга мөмкинлек бирде. Чарага килүчеләрнең күбесе кулларына А.С.Пушкин китапларын тотып кайтып китте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: