«Тылсымлы чәчәк» кычкырып укулар (6+)
26
Апрель 2024
Җомга
16 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен «Тылсымлы чәчәк» дигән кычкырып укулар уздырды. Кызыклы китап белән очрашу – ул һәрчак шатлык, ә яңа китап белән күрешү – икеләтә шатлыклы. Балалар татар язучысы Гүзәл Әдһәм иҗаты белән танышты. Катнашучылар игътибарына аның татар телендә язылган «Тылсымлы чәчәк» хикәясе тәкъдим ителде. Уку барышында балалар әсәр геройларының нинди теләк теләүләре һәм һәр теләкнең дә үтәлеп баруы дөрес түгеллеген, ә бары тик һәрвакыт ярдәмчел, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга һәм изгелек кылырга кирәклеге турында белде. Укучылар шулай ук «Төсләр» уенында катнашты. Очрашу азагында катнашучылар үз тылсымлы чәчәген ясады һәм аның һәр таҗына үзләренең теләкләрен язып куйды. |