«Татар әкиятләре сандыгы» кычкырып укулар (6+)

Россия Федерациясе халыклары телләре көне кысаларында 8 сентябрьдә 16 нчы санлы китапханә «Татар әкиятләре сандыгы» дигән кычкырып укулар белән «Әкияти көн» республика акциясенә кушылды. Очрашу башында катнашучылар ни өчен нәкъ менә шушы көн сайлап алынуы, Россиядә 155 тел исәпләнүе һәм күпсанлы телләр һәм диалектлар яңгыравы, шулай ук Россия халыклары телләре турында кызыклы фактларны белде. 

20260908_091339
20260908_092400
20260908_092752
20260908_092934
20260908_134115
20260908_094814

Алга таба балалар татар әкиятләре дөньясына сәяхәт кылды, бай милли әдәбият мирасына ишек ачты, халык зирәклеге серләрен белде: татар әкиятләре нәрсә өйрәтә һәм гасырлар буе алар нинди кыйммәтләрне саклый, аларның гаҗәеп геройлары белән танышты. Чара дәвамында татар телендә «Ата каз», «Өч кыз», «Шомбай» кебек халык әкиятләре укылды. Укыганнан соң балалар әкият сюжетлары буенча актив фикер алышты, геройларның характерларын һәм гамәлләрен өйрәнде. Чара азагында очрашуда катнашучылар һәр тел – мәдәният һәм халык тарихының мөһим бер өлеше, ә телләр күптөрлелеген саклау – ул мәдәни мирасны саклау дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: