«Җиңү сүзе» кычкырып укулар (6+)
8
Май 2024
Чәршәмбе
Җиңү көне – илебездә иң хәрмәт белән билгеләп үтелүче бәйрәм, ул олысыннан кечесенә кадәр – һәркемгә якын һәм кадерле. Җиңү көне алдыннан 8 май көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге, «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясе кысаларында, «Җиңү сүзе» дигән кычкырып укулар үткәрде. Катнашучыларга танылган язучыларның сугыш турында хикәяләре белән китаплар һәм О. Орловның «Легкий груз», Д. Матвеевның «Вовкина звезда» хикәяләрен укырга тәкъдим ителде. Чара барышында яшь геройларны, аларның кыюлыгын, алар кылган батырлыкларны искә төшерделәр. Күпме еллар узса да, без һәрвакыт илебезнең яшь геройларын хәтердә саклаячакбыз. Ә сугыш, аның геройлары турында истәлекне сакларга безгә китаплар ярдәм итә. |