«Гаилә белән уку буыннарны якынайта» кычкырып укулар (0+)

15 мартта «Китаплы яллар» проекты кысаларында 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә белән уку буыннарны якынайта» дигән кычкырып укулар уздырды.
Чарада китапханәче укучыларны вакытлы матбугат басмаларының яңа чыгарылышлары һәм күптән түгел китапханәгә кайткан китаплар белән таныштырды, китапханә кагыйдәләре һәм китапханәләрнең заманча мөмкинлекләре турында сөйләде.  
Чарада катнашучылар үз чиратында үз гаиләләренең яратып укый торган китаплары тукрында сөйләп кенә калмады, ә аларны кычыкырып укыды да. Шулай ук теләге булган һәркем яраткан китап геройларын ясый һәм рәсемен китапханәгә бүләк итә алды. Чара барышында катнашучылар әкият табышмаклары чиште, әдәби санагычларны һәм гаилә турында мәкальләрне искә төшерде. 

IMG_20250315_111356
1741262669163
1742038604057
IMG-20250310-WA0033
IMG-20250310-WA0034
IMG-20250315-WA0011

Балалар белән бергә китап уку – ул һәрвакыт күңелле, үз балаларыңны яхшырак аңларга ярдәм итә һәм өлкәннәрне янәдән үз балачак дөньяларына кайтара. Бу чара балаларга һәм аларның әти-әниләренә вакытларын файдалы итеп уздырырга, шулай ук күптән укыган әсәрләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде. 
Чара азагында кычкырып укуларга килүчеләр китапханәчеләргә гаилә белән уку гадәте тормышларында хәзер аларның тугры юлдашы булачак дип сүз бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: