«Тукай китаплары буйлап сәяхәтләр» кычкырып укулар (6+)

27 июльдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге Гренада паркында «Тукай китаплары буйлап сәяхәтләр» дигән кычкырып укулар уздырды.

1785135665738
1785136437620
1785135665764
1785135665839

Башта яшь укучылар Габдулла Тукайның тылсымлы әкиятләр дөньясына кереп чумды: аның геройлары белән танышты, алга таба, балалар бик илһамланып шагыйрь әсәрләреннән  — «Шүрәле», «Туган авыл», «Гали белән кәҗә», «Су анасы» һ.б. лардан яраткан өзекләрне кычкырып укыды. Алар башкаруында таныш юллар яңача яңгырады. Әдәби викторина да бик мавыктыргыч килеп чыкты: балалар актив катнашты, азарт белән рәсемнәр буенча Тукай әсәрләрен таныды, таныш сюжетларны белгәч шатланды. Чара чын-чынлап җанлы һәм күңелле килеп чыкты: балалар бөек шагыйрь иҗатына кагылып кына калмады, ә аның сюжетарының бүген дә күңелгә якын һәм аңлаешлы икәнен тойды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: