«Г. Тукай шигърияте – халык күңеле» кычкырып укулары (12+)

24 сентябрьдә «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен язучының юбилеена багышланган «Г. Тукай шигърияте – халык күңеле» дигән кычкырып укулар үткәрде.
Чара вакытынңа балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән танышты. Укучылар Габдулла Тукайның кайбер әсәрләрен кычкырып укыды. 

IMG_20260924_130735
IMG_20260924_130924
IMG_20260924_131645
IMG_20260924_133141
IMG_20260924_133514

Яшьләр үзләрен артистлар ролендә сынап карап, язучы әсәрләре буенча экспромт рәвештә әкият сәхнәләштереп күрсәтте.  

Чара азагында укучылар бергәләп «Туган тел» җырын башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: