В. Осееваның «Волшебное слово» хикәясе буенча кычкырып укулар (6+)

3 июнь көнне 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Валентина Осееваның «Волшебное слово» хикәясе буенча кычкырып укулар уздырды. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы белән таныштырды, аның иҗаты балаларны күңелләрендәге яхшылык һәм яманлыкны аерырга, үз кылган гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтергә теләк белән сугарылган. Аның һәр хикәясе укучысы күңеленә үтеп керә, нәрсә ул чын дуслык һәм бер сүз белән кешене рәнҗетүнең никадәр тиз булуы турында уйланырга мәҗбүр итә. 

птптптптаптыф
1-092228
2-092957
3-093717
4-093723
5-094540
6-100145
7-100219

Чара барышында «Волшебное слово» хикәясе укып үтелде. Әңгәмә вакытында балалар «тылсымлы» сүзләрне һәм үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерде, китап геройларының кылган гамәлләре турында, нәрсә ул игелек һәм әдәпле булу җиңелме сораулары буенча фикер алышты. Яхшы күңелле, ярдәмчел һәм гадел булуның никадәр мөһим булуы турында сөйләштеләр. Балалар бик теләп «Тылсымлы сүзләр» физкультминутында катнашты, «Кем күбрәк әдәпле сүзләрне белә» дигән туплы уен уйнады, «Дүртьюллыкны тәмамла» һәм «Игелек агачы» биремнәрен үтәде. Очрашу азагында балалар «Твори добро» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: