«Бу битләр сугыш турында сөйли» кычкырып укулар (6+)

6 май көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» Халыкара акциясе кысаларында «Бу битләр сугыш турында сөйли» дигән кычкырып укулар узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышы, халыкка Җиңүнең нинди кыйммәткә төшүе турында сөйләде. Сергей Алексеевның «Блокадный хлеб» һәм «Таня Савичева» хикәяләре балаларны аеруча тетрәндерде. Гади, әмма үзәкөзгеч  юллар аша балалар камалган Ленинградка күчкәндәй булды. 

1778071595220
1778071595269
1778071595472

Анатолий Митяевның «Шестой — неполный», «Мешок овсянки», «Землянка» хикәяләреннән өзекләр дә укылды. Катнашучылар сугыш турында китапларны уку бик кирәк дигән фикергә килде. Аларда — тарих кына түгел, ә әби-бабаларыбыз кичергәннәр турында хәтер дә. Андый китапларны укыганда чын-чынлап Җиңүнең безгә нинди бәһагә килүен аңлый башлыйсың. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: