«Әйдәгез сугыш турында искә алыйк» кычкырып укулар (6+)

Февральнең беренче чәршәмбесе – Бөтендөнья кычкырып укулар көне. 2025 елда, Җиңүнең 80 еллыгы үткәрелгәндә, шәһәр китапханәләрендә Ватанны саклаучылар турында татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен кычкырып укулар уза. 

13фффф
13 ф. фото 1
13 ф. фото 3
13 ф. фото 5
13 ф. фото 7
13 нче санлы китапханәгә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар килде. Алар китапханәче башкаруында Р.Корбанның «Муса Җәлил турында җыр», Ш.Галиевның «Бусы – хәрби сер», М.Җәлилнең «Егет көче» шигырьләрен тыңлады. Төркемдәге кыз «Кызыл ромашка» шигырен яттан сәнгатьле итеп һәм артистларча сөйләде. Мондый чараларның патриотик юнәлештә булуы балаларда үз иленә ныклы бәйлелек булдыра, үз милләте, аның тарихы белән горурлану хисен үстерә. Ә балаларны кычкырып укуларга җәлеп итү аларның сөйләм телен яхшырта һәм игътибарлы булырга өйрәтә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: