«Бергә укыйбыз – кычкырып укыйбыз» кычкырып укулар (12+)

28 март көнне 3 нче санлы китапханәдә «Бергә укыйбыз – кычкырып укыйбыз» дигән кычкырып укулар үтте. 
Халыкара кычкырып укулар көне дикцияне яхшыртучы һәм сүзлек запасын баетучы, шулай ук хәтерне үстерүче һәм белем дәрәҗәсен арттыручы кычкырып уку мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Галимнәр мондый уку төре бик файдалы дип саный, чөнки ул мәгълүматны яхшырак истә калдырырга булыша һәм сөйләмне матуррак итә.  Кычкырып уку – кеше акылы һәм күңеле өчен файдалы шөгыль. 
Чара барышында, яраткан әсәрләрен укудан кала, яшь укучылар әңгәмәдә катнашты, аның ярдәмендә кычкырып укуның нәрсәгә кирәк булуы һәм әһәмияте, ничек дөрес укырга икәнлеге турында белде, һәм бәйрәмнең тарихы белән танышты. 

3ф. Читаем вместе читаем вслух (2)
3ф. Читаем вместе читаем вслух (3)
3ф. Читаем вместе читаем вслух (4)
3ф. Читаем вместе читаем вслух

Укучылар һәм тыңлаучылар өчен викторина оешырылды, анда катнашучылар әсәр авторларын, табышмакларда әкият геройларын таныды, әсәрләрдән өзекләрне укыды һәм мәкальләрнең дәвамын әйтте. 
Кычкырып укулар акциянең барлык катнашучыларына яхшы кәеф һәм ешрак кычкырып уку теләге бүләк итте. Акция кычкырып укуның эмоциональ кабул итү һәм аралашуда куәтле корал, китапны алга этәрүдә нәтиҗәле ысул булуын күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: