«Кырым – Россиянең бер тамчысы» гражданлык диалогы (12+)

18 мартта безнең илдә мөһим бәйрәм – Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Бу көн дәүләт тарихына кереп калды һәм милли бәйрәмгә әйләнде. 

1. 23ф. Гражданский диалог «Крым- капелька России»
2. 23ф. Гражданский диалог «Крым- капелька России» (12 )
3. 23ф. Гражданский диалог «Крым- капелька России» (12 )
Әлеге мөһим вакыйга кысаларында 23 нче санлы китапханә 8 нче сыйныф укучылары өчен «Кырым – Россиянең бер тамчысы» дигән гражданлык диалогы уздырды.
Әңгәмә барышында балалар Кырым ярымутравы барлыкка килү тарихы, аның бай табигате һәм иң танылган күренекле урыннары, Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты турында күп кенә яңа мәгълүматлар алды. Китапханәче референдум үткәрүнең сәбәбе турында сөйләде, аның нәтиҗәсендә 2014 елның 18 мартында «Кырым Республикасын Россия Федерациясенә кабул итү турында килешү» имзалана.
Чара «Рус язы» слайд-презентациясе, «Артек», «Кырымның Россия белән кушылу кене», «Кырым һәрберебезнең йөрәгендә» видеороликлары белән үрелеп барды.
Китапханәче Кырымның Россия өчен элекке заманнардан ук стратегик мөһим регион булуын билгеләп үтте. 
Шулай ук балалар өчен «Илемнең гүзәл ярымутравы» дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Анда Кырымда булган һәм шунда булулары турында язган рус язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре тәкъдим ителде. 
Патриотик диалог дустанә рухта узды. Балалар китапханәче белән диалогта бик актив катнашты, үзләрен кызыкындырган сорауларын бирде. 
Балаларның чын-чынлап кызыксынуы Кырымның чыннан да уртак тарих, безнең кечкенә һәм зур Ватан булуын дәлилләде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: