«Хатын-кыз образы: үткәне һәм хәзергесе» бәйрәм программасы (18+)

7 мартта 5 нче санлы китапханәдә «Яхшы күршеләр» клубының даими катнашучылары өчен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Хатын-кыз образы: үткәне һәм хәзергесе» дигән бәйрәм программасы узды. Чарага килүчеләр хатын-кыз матурлыгы һәм көченең элеккедән хәзергәчә роле тарихына кереп чумды. Өлкән буын вәкилләре видео презентация кадрлары буенча Яраткан хатын, Хатын-кыз-ана, Өй учагын саклаучы хатын-кыз, Эшче-хатын-кыз образының ничек итеп гасырдан гасырга үзгәрүен күзәтә алды. Китапханәнең актив укучылары «Аш-су остасы» бәйгесендә үз белемнәрен күрсәтә алды. Хатын-кызлар хөрмәтенә шигырьләр, җырлар яңгырады, кызыклы бәйгеләр үтте. Чара чәй өстәле артында нәфис затлар арасында яшьлек, сәламәтлек һәм гүзәллекне саклау серләре белән уртаклашу, җылы аралашу белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: