«А ДАН Я ГА КАДӘР КИТАП МАҖАРАЛАРЫ» ШӘҺӘР ФЕСТИВАЛЕ (0+)

26 мартта Шәһәр үзәк китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу тантанасы узды. Бәйрәмне «А дан Я га кадәр китап маҗаралары» фестивале ачты.

Tkocqm8SNOah2xDSoLZt1CgNc3XFJfsyegiL47pgeNRJnqDrBIp3kNOoefVWgLlMPNp21ccZ2SZN4VtBs6dbnklL
jdFvnMx2lDE_FWMKm27IPP5i8EJPexEh_GqCcyaRZDg-UdN8nHirK0E11_B7M6Ar2UzLjmV5-B8ekSsM7AlzjfF6
3Hq4Lsg1hDlK2cfleIqX9ILvnKCPCcLJzZNCUN3t6JxkOSHikBoxaBofpVrHTdSSzH6z7OtFr2FVRZ_zNYWX39Gv
22HntNXLzDKOhFQWZETnzRSljjuuojJ7r3lKOyX0D6gKpZJVyKLI0nHIpWTsaScgOX9ycRu2g3KB7YSuBU3reyO7
GqrGJdqPE9f5vhRVezsEXQR0gphKGkmp2Oqg6BIGLfMWhJ6fr6dGMT7OyamX7o63xGGkV5-rTrX95epEGmC4Mxm7
z9u7RknsptpmXzBlf_J8sk1MAq9LzRIbWX2gLdBRXCFRYrCP2izLBupTmO4esBlisDhIoN74pdW5iJA8FwvtsnH8
Ej5rcg4W_tifGmpgKFlM2cMJwzgka2xS67NxXfiIl5yxWe0wAFXYYXKeKdtwCodBuWJnKqWfZv583zqsPup96PYU
l6HwUV4cTfhEgiz9PlQFQKqlt9lM0V73jIdS5xKytJ1UxiLK7_gdxFUjbp-Vnlo3t-nWTFtM8DusoSgEX0jwt2uZ
Jvh0Bh_87YA8e8A-vMjDmM6LItgOffxkTSxMHrRl7y9oRLJY_fiTL5IFBIUAzJCHm4a6V3tRRSTRAOrp1Hoh4Oel
Китапханә фойесында балаларны  «Три кота» мультфильмыннан геройлар каршы алды, алар белән  «Халыклар күп – ил бер» күргәзмәсе янында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булды.
Фестивальне ачу сәгать 10 да Льюис Кэрроллның «Алиса в стране чудес» әкияте мотивлары буенча «Сорауларга җаваплар тылсымлы китабын эзләп» театральләштерелгән программасы белән башланды.  Балалар әкият геройлары: кызыл һәм ак патшабикәләр,  Алиса һәм куян, тылсымлы экран һәм чарага эш буенча килгән хат ташучы Печкин белән танышты. Тамаша балаларны Җир үзәге аша сәяхәткә алып кереп китте. Сәфәр вакытында бик арымас өчен, катнашучыларны тыныч океанның кояшлы су буенда мавыктыргыч физкультминут; Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары; халыклар бердәмлеге турында кызыклы викторина көтте.
Яшь укучылар «Балачагым язучылары» күзәтү күргәзмәсен карый алды, анда әдәбият классиклары, милли шагыйрьләребезнең генә түгел, ә хәзерге заман балалар авторларының да китаплары, шулай ук авторларның көнкүреш һәм иҗади эш әйберләре: басу машинасы, кул сәгате, каурый каләмнәр һ.б. лар тәкъдим ителде.
Көн театральләштерелгән тамашаларга бай булды. «Игътибар итегез» дигән кызыктыргыч исем белән киләсе тамашаны балалар игътибарына  «Җиде диңгез» камера театры актерлары күрсәтте. 
Чарага килүчеләр «Китап кыстыргычы» мастер-классында катнаша алды. Кул эшләнәмләрен балалар, дәреслекләр битләре арасына куеп, бик теләп өйләренә алып кайтып китте. Билгеле инде, алар һичшиксез әлеге шатлыклы һәм белемнәргә бай көн турында истәлек булып хезмәт итәр. 
Маҗаралар сөючеләр  «Китаплар эзләп: Китапханәдә табышмаклар» куар-квестында катнашты. Яшерелгән хәзинәләрне эзләп табу өчен, тапкырлык һәм зирәклекне эшкә җигәргә туры килде. 
Чара  «Китапханәдә кунакта» исеме астында Чаллы татар драма театры актерлары белән иҗади очрашу белән тәмамланды. Тамашачылар язгы репертуар белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.  
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы Чаллыда старт алды һәм укучыларын атна дәвамында төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән куандырып торачак. 
Фотоларны «Вконтакте» төркемебездә карый аласыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: