21 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр атналыгын ачу тантанасы узды. Бәйрәм «Китап укучы шәһәр» дип аталган фестиваль белән ачылды.
Китапханә фойесында балаларны әдәби геройлар – мәче Матроскин һәм эт Шарик каршы алды.
Әкият герое нәни йорт хуҗасы Кузя белән театральләштерелгән программа китапханә кунакларын да үзе белән алып кереп китте. Балаларның матур сәнгать номерлары тамашачыларның интерактив гамәлләре белән бергә кабатланмас могҗизалар һәм тылсым рухы тудырды.
Фестиваль мәйданчыклары, шул ук Китап укучы шәһәр урамнары һәм тыкрыклары, үз эшләрен сәгать 11 дә башлады.
Яшь китап сөючеләр «Язучылар иҗаты серләре» экскурсиясендә булды. Балалар Чаллы шәһәренең әдәби мирасы белән танышты. Алар аның барлыкка килүе, үсешенең төп этаплары турында мәгълүмат алды, язучыларның шәхси зәйберләре саклана торган музейның архив материаллары белән танышты.
Нәни кунаклар «Үзенчәлекле китап кыстыргычы» мастер-классында катнашты. Аны ясау барышында катнашучылар иҗади сәләтен, фантазиясен, күзаллауларын күрсәтте. Китап кыстыргычлары төрледән-төрле һәм матур килеп чыкты.
Урта яшьтәге балалар «Китап галәме» дигән танып белү программасында катнашты. Әдәби геройлар белән бергә балалар күңелле сәяхәткә юл тотты. Юлда сәяхәтчеләрне Зирәк Василисаның алдакчы табышмаклары көтте, аларга тасвирлаган буенча әдәби геройларны танырга кирәк булды.
Яшь укучылар «Уку хәрәкәттә» квестын үтте. Монда балалар Киплинг китаплары геройлары белән бергә балалар китабы дөньясына кереп чумды. Әдәби кроссвордларны чиштеләр, әкият викторинасында катнаштылар.
Фантазияләр тыкрыгында яшьләр өчен «шәһәр фантазиясе» жанрында иҗат итүче Чаллы язучысы Наталья Лапшина белән очрашу үтте. Кунаклар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм язучылык осталыгы «серләре»н белде.
Фойеда китапханәгә килүчеләрне «Яңа балалар һәм яшүсмерләр китаплары», «Китап битләрендә гаилә» дигән китап күргәзмәләре, «Әдәби дегустация» китапханә фуршеты каршы алды һәм җәлеп итте.
Шулай итеп, Чаллыда Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы старт алды һәм укучыларны атна дәвамында төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән шатландырып торачак.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|