«Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» шәһәркүләм тематик акциясе (12+)

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 6 нчы санлы китапханәсе Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» исемле шәһәркүләм тематик акциядә катнашты.

Укучыбыз Сопрунова Наталья Ивановна үзенең шәхси китапханәсендәге иң иске басмаларның берсе – 1961 елда Татар китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Файдалы киңәшләр» китабын алып килде.

Поделиться: