Фаил Ислам истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичәгә чакырабыз (6+)
16
Апрель 2022
Saturday
Бесплатно
20 апрель көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Көмеш кыңгырау» газетасы белән берлектә «Гомер – ташкын, акса, әйдә аксын…» исемле рәссам-бизәүче Фаил Ислам истәлегенә багышланган музыкаль-әдәби кичә үтәчәк. Фаил Ислам исеме балалар язучыларына, китап нәшриятларына һәм балалар матбугатын яратып укучыларга яхшы таныш. Ул – сүзнең сурәтен ясаучы иде. Кичәдә Фаил Рәиф улының иҗаты белән танышырга мөмкин булачак. Рәссамның якыннары, туганнары, каләмдәшләре һәм бергә эшләгән дуслары катнашуында җылы очрашуга көтеп калабыз! |