Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе (6+)
26
Август 2017
Saturday
25 август шәһәребезнең шигърият яратучы халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янәшәсенә шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасына җыелды. Әдәби тамашада Комсомол районы җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашты. Искә алу кичәсен Комсомол районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Валеева Эльвира ачып җибәрде. Чарада шәһәребездә яшәп иҗат итүче Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, язучы Факил Сафин чыгышы тамашачыларда кызыксыну уятты. Шулай ук шагыйрьләр Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Лилия Гыйбадуллина, Ракит Әбдельманов укучыларга үзләре язган шигырьләрен җиткерделәр. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу матәм кичәсе бер минутлык тынлыктан соң, һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды. |