Гармун моңы килер буыннарга… (12+)
22
Март 2019
Җомга
22 март көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе бинасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсы лауреаты Роберт Галиевның иҗат кичәсе булачак. Әлеге чарада Роберт Сәйфи улының шәкертләре, шәһәребезнең танылган җырчылары һәм гармунчылары катнаша. Җыр-моң, шигырь сөюче дусларыбызны кичәгә көтеп калабыз! Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.
|