Гармун моңы килер буыннарга… (12+)

22 март көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе бинасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсы лауреаты Роберт Галиевның иҗат кичәсе булачак.

Әлеге чарада Роберт Сәйфи улының шәкертләре, шәһәребезнең танылган җырчылары һәм гармунчылары катнаша.

Җыр-моң, шигырь сөюче дусларыбызны кичәгә көтеп калабыз!

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

 

Поделиться: