«Өч буын кыйммәтләре» фотокүргәзмәсе (0+)
15
Июль 2024
Дүшәмбе
1 июльдән 15 июльгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган «Өч буын кыйммәтләре» дигән фотокүргәзмә узды. Гаилә фотоархивлары, гаилә истәлеге — гаилә тормышындагы бәхетле һәм онытылмас мизгелләр яктыртылган тормыш нигезләренең берсе. Фотокүргәзмәгә килгән кунаклар фотосурәтләрне күреп кенә калмады, шулай ук үзләренә ошаган китапларны сайлады һәм «Ромашкалы йөрәк» белән фотога төште. Шундый җылы һәм уңай хис-кичерешләр тудыручы фотолар әлеге кызыклы мизгелләргә бай чараны онытылмас итте. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез! |