«Чаллы – дуслар каласы» («Многоликие Челны») төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган V китапханә фестивале (6+)

20 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан «Чаллы – дуслар каласы» («Многоликие Челны») төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган V китапханә фестивале узды.

Фестивальдә татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, алман, керәшен, азәрбайҗан милләт вәкилләре, 15 нче санлы Балалар иҗат йорты укытучылары, 3, 5, 9, 10, 20 нче гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, студентлар һәм башка шәһәрдәшләребез катнашты.

IMG_4156
IMG_4223
IMG_4212
IMG_4227
IMG_4221
IMG_4233
IMG_4229
IMG_4219
IMG_4180
IMG_4211
IMG_4208
IMG_4241
IMG_4204
IMG_4200
IMG_4172
IMG_4198
IMG_4193
IMG_4179
IMG_4169
IMG_4111
IMG_4184
IMG_4215
IMG_4166
IMG_4142
IMG_4158
IMG_4220
IMG_4149
IMG_4126
IMG_4114
IMG_4148
IMG_4119
IMG_4145
IMG_4135
IMG_4141
IMG_4123
IMG_4110
IMG_4116
IMG_4115

Фестиваль кунаклары өчен берсеннән-берсе кызыклы алты танып белү мәйданчыгы эшләде. Чарага килүчеләр төрле милли оешма вәкилләре чыгышын карый алды һәм шәһәрнең үзенчәлекле кешеләре белән очрашты, бик күп яңа мәгълүматлар алды, үзенчәлекле итеп күңел ачты.

«Әдәби Чаллы» мәйданчыгында язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова белән очрашу узды. Катнашучылар язучының шәхсән үзе белән аралашып, кызыксындырган сорауларына җавап ала алды. Шунда ук Чаллыда яшәп иҗат итүче язучыларның китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

«Әдәби чатыр» шагыйрь, автор-башкаручы Рәхим Гайсин белән очрашуга шигърият сөючеләрне җыйды, Идел буе халыклары әдәбияты китап күргәзмәсе белән таныштырды. Ике мәйданчыкта да үзләренең яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга теләүчеләр өчен микрофон эшләде.

Төбәгебездә яшәүче халык кәсепләренә багышланган «Этнодөнья» мәйданчыгында катнашучылар «Халык бизәкләре», «Милли курчак» мастер-классларында үзләрен сынап карый алды. «Чулман бизәкләре» төркеме җитәкчесе Эльза Нәҗметдинова оештырган агачка нәкыш һәм бизәкләр төшерү буенча мастер-класста катнашучылар бу эштән иҗади канәгатьлек алды һәм кул эшләренең нәтиҗәсе барысын да сокландырды. Шунда ук «Күп таҗлы дуслык чәчәге» («Радужное многоцветье дружбы») исемле халык кәсепләрен һәм һөнәрләрен чагылдырган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

«Йолалар төрлелеге» мәйданчыгы  төрле халык уеннары, күңел ачулар, милли биюләре белән кунакларның күңеленә хуш килде. Теләге булган һәр кеше милли биюләр һәм уеннар буенча мастер-классларда катнаша алды, күңел ачты.

«Кама буе халыклары җәүһәре» мәйданчыгы фестиваль кунакларын Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреш тарихы буйлап сәяхәт иттерде. Тәкъдим ителгән кызыклы һәм матур экспонатлар ярдәмендә үткәннәргә кире кайтырга, төрле халыкларның көнкүреш кирәк-яраклары аша шәһәребез тарихы белән танышырга мөмкинлек тудырылды.

«Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы» мәйданчыгында Идел буе халыклары әдәбияты белән танышу шулай ук сәяхәт рәвешендә узды. Кунаклар игътибарына уен-викторина тәкъдим ителде. Анда катнашучылар энциклопедия, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үзләренең мәдәни-тарихи гореф-гадәтләр буенча булган белемнәрен тикшереп карый алды.

Килгән кунаклар фестиваль тарихында беренче тапкыр «Бер күк астында» исемле яктылык шоуы һәм «Орхидея» мода театры коллективы чыгышын тамаша кылды.

Бер көндә төбәгебездәге дистәләгән милләт вәкилләрен үзенә җыйган «Чаллы – дуслар каласы» фестивале Самат Хикмәтуллин башкаруындагы «Дусларга» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: