«Китаплы каникуллар» фотоакциясе (6+)

13 июльдән 17 июльгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, «Китаплы каникуллар» дигән фотоакция узды.
Берничә көн дәвамында китапханәдә фотозона эшләде. Китапханәчеләр катнашучыларга китап сайларга ярдәм итте һәм уңышлы ракурсларны күрсәтте. Күпләр бик теләп тарихлар белән уртаклашты: ни өчен нәкъ менә шул китапнв сайлаулары, сюжеттан барысыннан да бигрәк нинди мизгелләр истә калуы турында сөйләде. Акция җанлы кызыксыну уятты. Катнашучылар активлык күрсәтте, кемдер үзенең яраткан басмаларын алып килде, кемдер китапны китапханәдә сайлап алды. Фикер алышуларда кызыклы темалар – яраткан жанрлар һәм авторлардан алып китапларның ничек итеп каникулларда вакыт уздырырга булышуы турында фикерләр яңгырады. 

(1)IMG_5232
(2)IMG_5210
(3)MyCollages
(4)MyCollages
(5)MyCollages

Фотоакция балаларны һәм өлкәуку турында сөйләшүгә җәлеп итүнең яхшы ысулы булды. Мондый активлыклар китапларның безне һәр җирдә озата баруын һәм ялны мәгънәле итүен күрсәтергә ярдәм итә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: