«Китап укыганда төшереп алынган» фото-акциясе (0+)

21 июльдән 24 июльгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китап укыганда төшереп алынган» фотоакциясе узды. 

image-18-07-25-03-29-3
image-22-07-25-05-19-4
IMG-20250721-WA0094
IMG-20250724-WA0187
PHOTO-2025-07-16-14-58-26
20250721_094122
Китапханә укучылары уку белән мавыгуларны иң көтелмәгән урыннарда – паркларда эскәмияләрдә, кафеда кофе эчкәндә, табигатьтә, өйдә, һәм әлбәттә инде, китапханәнең уңайлы залларында «эләктерделәр». Фотолар тере, ихлас килеп чыкты һәм укучылар кызыксөынуларының күптерлелеген чагылдырды, һәр фотосурәт үз тарихын сөйләде, уку белән мавыгу һәм шатлык хисләре бүләк итте.
Чара укуның матурлыгын һәм әһәмиятен генә күрсәтеп калмады, ә күпләрне китапханәгә янәдән әйләнеп кайтырга, үзләре өчен яңа китаплар ачарга һәм укучылар төркеменең бер өлешенә әйләнергә рухландырды. Акция укуның белемнәр чыганагы гына түгел, ә үз белемнәрен киңәйтү, күзаллауларын үстерү һәм ләззәт алу мөмкинлеге дә икәнлеге турында искә төшерү чарасына әйләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: