«Тарарушки, тарарушки – бу рус уенчыклары» фольклор бәйрәме (6+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен рус халык уенчыгына багышланган фольклор бәйрәме уздырды. Халык уенчыгы тарихы тамыры белән борынгы чорларга үк тоташа һәм халык иҗаты, сәнгате һәм фольклоры белән аерылгысыз бәйләнгән. 
Балалар Россиянең уенчыклар ясаган шәһәрләре буйлап виртуаль экскурсия кылды, рус халык оста-кәсепчеләренең иҗатлары белән танышты. Матрешканың барлыкка килү тарихын, аны ясау серләре һәм төрле сәнгати бизәү мәктәпләре турында белде. Дымков, каргополь һәм филимоново уенчыклары тәкъдим ителгән «Халык кәсепләре» видеороликларын караганнан соң, балалар үзләре өчен төрле шәһәрләрдән булган уенчыкларның формасы буенча да, бизәлеше буенча да аермалы яклары булуын ачты. 

2.таратушки
3.таратушки
4.тарат
1.14фтаарушки
5.таратуш

Чарада рус халык җырлары яңгырады, балалар бик теләп табышмаклар чиште һәм  «Чижик-пыжик», «Куянкай, бие» һәм «Биюле әйлән-бәйлән» бию уеннарында катнашты.
Кайбер шәһәрләрдә үз куллары белән гаҗәеп матур, кызык уенчыклар ясау осталыгының бүген дә яшәве бик яхшы! Һәм осталар куандыруларын һәм үз иҗат җимешләре белән сокландыруларын дәвам итә.
Чара азагында балалар өчен «Матрёшка» мастер-классы үткәрелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: