«Ата-бабаларыбыз серләре» фольклор бәйрәме (18+)

17 июльдә 5 нче санлы китапханәдә «Бердәм фольклор көне» гомумроссия акциясе кысаларында укучылар өчен «Ата-бабаларыбыз серләре» фольклор бәйрәме узды. Китапханзгә килүчеләр үткәннәргә чын экскурс кылды, һәм төп герой агач кашык — илебез мәдәни мирасының бер өлеше булды. Бәйрәм вакытында укучылар сөйләгәнне тыңлап кына калмады, ә актив катнашты: кашык турында табышмакны чиште, аның  беренче балчык, металл, хайван сөякләреннән ясалган кашыклардан алып уңайлы, матур агач эшләнмәләргә кадәр тарихи юлын күзәтте.

IMG_20260717_095424_831
IMG_20260717_095834_428
IMG_20260717_100108_601

Семеновка – кашыкчы осталар һәм сәнгати бизәү белән данлы шәһәргә аерым игътибар бирелде. Фольклор сүз белән танышу мөһим өлеш булды: алып баручы белән бергә халык зирәклеге яшәгән мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара азагында кашыкларны музыка уен коралы буларак үзләштерделәр: укучылар, үзләрен чын кашыкчы уенчылар итеп хис итеп, «Во саду ли, в огороде» халык җырын уйнап карады.

#ЕдиныйДеньФольклора2026 #Деньфольклора #в_традиции

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: