«Киң күңелле Май чабу!» фольклор бәйрәме (18+)

20 февральдә 15 нче санлы китапханә каршындагы «Чишмә» клубында «Киң күңелле Май чабу!» дигән фольклор бәйрәме узды.
Чара кунакларын шамакай киемендәге алып баручы каршы алды. Клубта катнашучылар аның белән бергә кышны озату белән бәйле мәкальләрне һәм халык сынамышларын искә төшерде. «Май чабу тарихы» викторинасы сорауларына җавап биреп, катнашучылар ни өчен Май чабуның элек «Комоедица» дип аталуы һәм нилектән борынгы заманнарда биек боз таулардан шуулары турында белде.  
Чара азагында алып баручы Россиянең төрле почмакларындагы Май чабу атнасы белән бәйле гадәти булмаган гореф-гадәтләр турында сөйләде. 
Клублылар бик теләп борынгы рус фольклоры һәм көнкүреше атмосферасына кереп чумды. Һәркем үзе белән бәйрәмнең бер өлешен һәм яхшы кәеф алып кайтып китте. 

Поделиться: