«Май чабуда күңел ачу»: фольклор бәйрәме (6+)
Халык сәнгате һәм Россия халыкларының материаль булмаган мирасы елы кысаларында, 3 март көнне 13 нче санлы китапханә «Ремжилстрой» Идарә Компаниясе ҖЧҖе һәм «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе тарафыннан оештырылган һәм кышны озату бәйрәменә багышланган «Май чабуда күңел ачу»ларда катнашты. «Ремжилстрой» идарә компаниясенең башкарма директоры С.А.Родин шәһәребезнең 25 нче микрорайонында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады. Чарада, шатлык, күңел ачу һәм шаяру кәефе тудырып, күңелле халык җырлары яңгырады; уен һәм бәйгеләр оештырылды, җырлар җырланды, теләге булган һәркем «Май чабу викторинасы»нда катнаша алды. |