«Гореф-гадәтләр – буыннар җебе»: фольклор сәгате (12+)

Безнең илебез күпмилләтле һәм һәр халыкның буыннан-буынга сакланып килгән үз йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бар. 25 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге  «Гореф-гадәтләр – буыннар җебе» дигән фольклор сәгате уздырды. 
Чарада укучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәрнең үзенчәлекләре белән танышты. Яңа тормыш башлануны символлаштыручы кешелек дөньясындагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе «Нәүрүз», кыр эшләре тәмамлануны белдерүче «Сабантуй» бәйрәме, «Карга боткасы», «Җыен», «Боз китү» кебек йолалар һәм гореф-гадәтләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Каз өмәсе бәйрәме турында сөйләгәннәр бик кызыклы булды. Бу көнне гадәт буенча күп итеп каз ите әзерлиләр һәм мендәрләр өчен мамык йолкыйлар.
Чара азагында, халык гореф-гадәтләре буенча, балалар «Йомырка тәгәрәтү» дигән ярыш-уенда чиратлашып таудан йомырка тәгәрәтте. Чарада укучылар борынгы гореф-гадәтләр, уеннар белән генә танышып калмады, ә азга булса да әби-бабайларының балачагына кереп чума алды. 

Поделиться: