«Спас белән уңыш килә»: фольклор сәгате (18+)

Август – елның иң юмарт ае. Һәр кешедә табигать сыйларын авыз итү мөмкинлеге барлыкка килә. Һәм нәкъ менә августта славяннарның иң яраткан халык бәйрәмнәре – Спас көннәре билгеләп үтелә. 

12 август көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Спас белән уңыш килә» дигән бәйрәм чарасы уздырды. Слайд-презентация ярдәмендә кунаклар өч Спас: Чикләвек, Бал һәм Алма Спаслары буйлап виртуаль сәяхәт кылды. Әлеге бәйрәмнәрнең борынгыдан килгән йолалары һәм гореф-гадәтләре, көзге уңыш җыю белән бәйле халык сынамышлары белән таныштылар. Чарага килүчеләр бик теләп тематик викториналарда катнашты һәм фольклор бәйрәмнәр турында китаплар белән танышты. Чара азагында барысы бергә Спас бәйрәмнәренә багышланган мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. 

Поделиться: