«Халык курчагы: Раштуа фәрештәсе» фольклор сәгате (6+)

Яңа ел бәйрәмнәре артыннан ук гаҗәеп матур, үзендә яхшыга ышаныч, кешеләргә һәм тормышка карата мәхәббәт йөртүче бәйрәм – Раштуа зур әһәмияткә ия. Раштуаның аерылмас атрибуты «Раштуа фәрештәсе» курчагы. Кышкы каникуллар вакытында, Раштуа бәйрәме алдыннан, 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Халык курчагы: Раштуа фәрештәсе» дигән фольклор сәгате уздырды. 

рсрбьстб
1736109453112
1736110368903
1736109429221

Очрашу башында балалар китапханәче сөйләгәннәрдән бәйрәмнең тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм символлары, шулай ук Раштуаның символы «Раштуа фәрештәсе» курчагының каян килеп чыгуы турында белде. Чарада катнашучыларга хәзерге вакытта әлеге саклагыч курчакны ясауның бик күптөрле техникалары барлыгы турында белү бик кызык булды. Мәсәлән, «Раштуа фәрештәсен» кайчы-энәләрсез генә бөтөреп ясалган курчак һәм шулай ук кайчы һәм энәләр ярдәмендә урап ясалган курчак итеп тә ясарга мөмкин. Алга таба катнашучыларга кечкенә генә ак тукыма кисәгеннән, төсле тасмадан һәм органза кисәгеннән үз куллары белән матур раштуа фәрештәсе ясарга тәкъдим ителде. Катлаулы булмаган технология, фантазия һәм түземлек – һәм балаларның кулында өйдә чыршыга элеп куярга, яки Раштуага бүләк итеп якыннарга бирергә мөмкин булган бик күркәм фәрештәләре барлыкка килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: