«Халык курчагы: Убырлы карчыккай» фольклор сәгате (12+)

Кыш – шундый күркәм ел фасылы, бу вакытта тылсым һәм могҗизаларга ышанасы килә. Җиргә ап-ак кар ята һәм әйләнә-тирә матур әкияткә әверелә. Убырлы карчык (Баба-Яга), шулай ук ул Егибоба, Ягая, Баба Язя – танылган әкият персонажы, аның образы борынгы риваятьләрдә генә түгел, ә хәзерге заман әкият, хикәяләрендә очрый. Убырлы Карчык күпләрдә явызлык буларак күзалдына килә, әмма нәкъ менә шушы әкияти образны йортны саклаучы буларак кулланалар. 

укпкуөпкп
20241213_094437
20241213_094508
20241213_095034
IMG-20241213-WA0026

13 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Халык курчагы: Убырлы карчыккай» дигән фольклор сәгате уздырды. Чара башында китапханәче балаларны Русиядә  әкияти, урман сихерчесе, киң күңелле хуҗабикә дә, шул ук вакытта барлык кунакларын ашап бетерергә әзер булган явыз карчык та була алган Убырлы Карчык рәвешендәге йорт саклаучының кызыклы тарихы белән таныштырды. Шуннан соң балалар «Убырлы Карчыккай» чүпрәк халык курчагын ясау эшенә кереште. Катнашучылар бик тырышты, әлеге осталыкка зур кызыксынулары күренеп торды. Кемнеңдер курчагы бик җиңел һәм тиз килеп чыкты, ә кемгәдер күбрәк көч куярга туры килде. Әмма беркем дә бу эшне ташламады, барысы да ахырынача башкарып чыкты һәм чын күңелдән үз иҗат эшләренә шатланды, курчак ясаудан уңай хис-кичерешләр алды. Ә бит курчак ясау – гади генә эш түгел!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: