«Матрёшка күңел ачулары» фольклор утырмалары (6+)
16 һәм 17 гыйнвар көннәрендә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучылары өчен гыйнварда бәйрәм ителүче Рус Матрешкасы көненә багышланган фольклор утырмалары уздырды. Матрешка – агачтан ясалган сүтелә торган уникаль курчак, ул бөтен дөнья буенча Россиянең чын символына әйләнгән. Чараның уен өлешендә балалар бик теләп Матрешка бәйгеләре һәм уеннарында катнашып күңел ачты. «Матрёшка өчен муенсалар» бәйгесендә командалар үз Матрешкалары өчен мәрҗән җыюда ярышты, ә «Кызык Матрёшка» уенында балалар һава шарларында үз матрешкаларының рәсемен ясады һәм аларга яулык яптырды. «Табышмакны чиш» бәйгесендә балалар зур кызыксыну белән табышмак-алдавычларның җавабын табарга тырышты, ә чара азагындагы викторинада сорауларга җавап биреп үз белемнәрен күрсәтте. |