«Май чабу ыгы-зыгысы»: фольклор утырмалар (6+)

1 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Май чабу ыгы-зыгысы» дигән фольклор утырмаларга чакырды. 

масленица
10ф. «Масленичная кутерьма»
10ф. Поиграем в фанты
10ф. Потанцуем
10ф. Фото на память

Май чабу — якынлашучы җылы көннәрне, табигатьтә яз уянуын көтү шатлыгы белән тулы күңелле кыш озатулар бәйрәме. Элекке заманнардагы кебек үк, бүген дә Май чабу кунакчыллык белән дан тота. Китапханә кунаклары да әлеге күркәм халык бәйрәменең катнашучылары булды һәм ул китапханәдә яңа, үзенчәлекле буяулар белән бизәлде. 

Чарада балалар «Май чабу» рус халык бәйрәме тарихы, аның төп атрибутлары белән танышты. Укучылар Май чабу гореф-гадәтләре һәм йолалары, халык күңел ачулары, кышны озату һәм язны каршылау, май чабу белененең табын сые гына түгел, ә алтын кояш символы булуы турында бик күп кызыклы мәгълматлар алды. 

Утырмалар программасында бәйгеләр, уеннар һәм күңел ачулар, «белен» викторинасы, рус халык табышмаклары һәм такмаклары булды. 

Балалар чын рус самавыры янында фотога төште һәм тәмле чәй, күчтәнәчләр белән сыйлана алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: