«Май чабу атнасындагы кебек» фольклор-уен программасы (0+)

Без бүген Май чабуны каршылыйбыз, кышны озатабыз, язны чакырабыз!
Маслена (Май чабу) – гадел, күңелле, киң – борынгы Русьта Бөек ураза алдыннан булган атнаны шулай атаганнар. Май чабуны бәйрәм итү уңыш алу өчен йолалар, күңел ачулар, уеннар, төрле уеннар белән үрелеп барган.  
Һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үз укучыларына шул ерак заманнарга күчәргә һәм күңелле бәйрәм чарасында катнашырга тәкъдим итте. 
Үзеннән-үзе биетүче дәртле музыка бәйрәмгә тагын да күңелле рух өстәде. Бәйрәмнең шаян алып баручылары төрле шаярулар белән балаларны һәм өлкәннәрне чын күңелдән күңел ачарга һәм аякларны жәлләмичә биергә чакырды. 

ргргргрг
вот блины блиночки для сына и для дочки
и блины принесла
Маслена в гости пришла
Масленица пришла Весну принесла
плетем бусики
с солнышком в руках
семейный труд
уж как мы блинами угощались

Китапханәбездә «Май чабуны» ел саен билгеләп үтү балалар өчен яраткан һәм традицион бәйрәм чарасына әйләнде. Укучылар әлеге вакыйгага алдан әзерләнеп, түземсезлек белән көтеп алды. Һәр бәйрәмдәгечә, барысы да чын күңелдән күңел ачты: халык җырлары җырлады һәм халык уеннары уйнады, бәйгеләрдә катнашты. 
Чара азагында балалар бик теләп яз һәм кояш символына әйләнгән тәмле, алтынсу төстәге беленнәр белән сыйланды. 
Барысы да бик шатланып Май чабуны озатты һәм киләсе елга кадәр аның белән хушлашты. 
Май чабу атнасы балаларны һәм аларның әти-әниләрен рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштырды һәм күтәренке кәеф тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: