«Халык эпик җырлары һәм әйтемнәр чәчелмәсе» («Старинный шёлк былин и россыпь поговорок») Фольклор аланы (6+)

21 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Безнең чишмә башы. Фольклор әсәрләре укыйбыз» Төбәкара акциясе кысаларында,  10 нчы санлы китапханәдә фольклорга багышланган кичә узды.

10ф.Фольклорная полянка «Старинный шёлк былин и россыпь поговорок»
10ф. Читаем сказку
10ф. Мы любим сказки!

Яшь китап сөючеләр китапханәнең уку залында урнашкан фольклор аланында булды. Инглиз теленнән тәрҗемәдә folk-lore – «халык акылы» дигәнне аңлата. Аланда укучылар үзләренә яхшы таныш яраткан фольклор жанрлары табышмаклар, санамышлар, үртәгечләр, бишек җырлары белән очрашты. Араларында иң яраткан жанр булган әкиятне дә, әлбәттә, игътибарсыз калдырмадылар. Балалар китапханәче белән берлектә «Өч кыз» исемле татар халык әкиятен укыды.

Катнашучыларны аланда шулай ук төрле уеннар һәм бәйгеләр көтте. Мәсәлән, «Эх, бу борынгы сүзләр», «Әйтемне искә төшер», «Мәкаль белгечләре», «Табышмак – акыл өчен күнегү» һәм башкалар.

Фольклор – вакытларны бәйләүче, югалган халык иҗаты хәзинәләрен кире кайтарырга ярдәм итүче. Чарабыз яшь китап укучылар өчен халык акылының кызыклы дөньясына ишекләр ачкандыр дип ышанып калабыз.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: