«Тормыш рәвеше – сәламәтлек!» флешмобы (0+)
13
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
Республикада Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларны законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш – 2024» наркотикларга каршы айлыгы уза. Әлеге айлык кысаларында, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатларында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урамга чыкты һәм флешмоб уздырды. Үтеп баручылар, «Сәламәт булу – шәп!», «Мин биюне сайлыйм», «Мин укуны сайлыйм», «Сәламәт яшьләр – бәхетле киләчәк», «Зарарлы гадәтләрдән курык», «Тормыш шигаре: «Сәламәт тормыш рәвеше!», «Сәламәт туклану – файдалы гадәт», «Хәрәкәт – ул тормыш» һ.б. плакатларны күтәреп, акциягә кушылды. |