«Сәламәтлек хезмәтендә китап» сәламәтлек фестивале (6+)

22 октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсендә сәламәт тормыш рәвешенә багышланган «Сәламәтлек хезмәтендә китап» дигән фестиваль узды.
Китапханә каршында кунакларны Зирәк Ябалак һәм Белмәмеш каршы алды. Алар китапханәгә килүчеләрне сәламләде һәм мультзарядкада катнашырга чакырды. Китап геройларының шаяртулары һәм кызык бәхәсләшүләре балаларга һәм өлкәннәргә беренче минутлардан ук яхшы кәеф бүләк итте.
Программаны «Авыл» спектакле белән «Җиде диңгез» Камера курчак театры актерлары ачты. Авыл гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы әлеге тамаша кунакларга әби-бабайларында  уздырган каникуллары турында җылы истәлекләрен искә төшерде. 
Фестиваль мәйданчыклары үз эшен сәгать 10да башлады. 

hN0FopJHcl1mA4apk1vQf319_wSHpYZk2kNvu0UkA2bawi4wlYfVLtaRmxNwENCaCjU5OLGratnb7I0yo_5ErtRU
hdRF4rwhZbSEd7YlW3zK2wHlhPFRehTpHg5clC8dxwHkFd9HVtUonxjsWSot7UhH9gYldCO3MS9ACx9NG3tSEb-G
NhQ5WEYShuaHUyAt8B-cTFSjBCsezuYEoQALGCT-z8Dpo9rqi3EjAveL3NGXWwsW6A3Z39BvABNC4N1zz5KRigyT
EX1FLl6itL_Y_6VYeH92G4D6Gkul3ujdFaSPetKFOOdFJbNuPTH2VzMKhKF3232fdKt5LXdwyqBRjCDr6F_nL-Ts
WDR32DXhx2VFEt5rRaVJxnA-yRnT2jM5d4rp9vL0K6FEeQ2IVyjpgqCXy0VP8Go-PWR1iS1jw9vhGRG5auwfgrqZ
WfdzTusz13mSW_a3zJy6gNSktAink77ZMe686fI2nISthtYWdu5EjkbDP_tiEezFmHYgri7yznC740DN0Qk-1Cfh
YWxqIJgpWkoSNPd5dD4WedcyU_31TonxWjJs3A6GTjx1xlhTsX7Z9dZwUN_gMJgb6ydydfwNJ0EiiYaATfG0bcsq
1vmBxn_FbThk8C5fwVoujJXV1KaBDSUg9OU0f1SpFJZa5RYOYVu7qb50E-BEPx-O8Jv-vYQBZrmoCyr_ykYlg5Rh
BgLVyV2t75uTjrzK4i7ZItUMdZ0f3w0ap5XPfFFq4lRv98ytAFVXu4OcINFuDvD4UHZbXukgqhhp7gUErBxkWkjX
qb8wHRWiZ3pHUFOCwJ8iby1g5St9OwAOn4p5iqf-YWXfe2CqFd94ND38B8ILopFs6LcyhJuSMUNKiwqQsPYDUiae

Әдәбият тарихы музеенда кунаклар өчен «Экспонатлар күп нәрсә турында сөйли» дигән экскурсия үткәрелде. Тамашачыларга шәһәребезнең танылган спорт вәкилләренең кубоклары, медальләре һәм спорт киемнәре элементларын күрсәттеләр.  
«Спорт төрләре» мастер-классында катнашучылар көндәлек иртәнге зарядкада кулланырга мөмкин булган күнегүләрне ясап карады.  
«Сәламәт булу модада» турниры исә кунакларда ярыш рухы тудырды. Раундлардагы биремнәр кеше организмының мөһим әгъзасын – баш миен күнектерде.
«Без сәламәт тормыш рәвеше!» танып белү-уен программасында студентлар сәламәт туклану, физик активлык һәм ялны дөрес аралаштыру, хәрәкәтчән уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында күп мәгълүмат алды. 
Катнашучылар өчен шулай ук «Чәйләрдән ассорти» фитобары эшләде: кунакларны  мелиссалы, гөлҗимешле һәм чамбырлы хуш исле чәйләр белән сыйлады. 
Фойеда «Тормыш стиле буларак спорт» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Аны К. С. Станиславскийның: «Кеше тормышының нигезе − һәркемгә үз табигате, сулышы белән бирелгән ритм ул», – дигән сүзләре тулыландырды. Экспозициядә китапханәчеләр сәламәтлек һәм спорт турында яңа әдәбиятны, шулай ук китапханә фондындагы спорт тарихы һәм сәламәт тормыш рәвеше турында сөйләүче китапларны тәкъдим итте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: