«Гаилә һәм Китап» фестивале (0+)

17 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә Гаилә елын ачуга багышланган «Гаилә һәм Китап» фестивале үтте. 
Балалар һәм аларның әти-әниләрен кызыклы уеннар, кызык клоун, Чебурашка һәм Шапокляк белән бәйгеләр һәм Алинә Хәйруллинаның ком анимациясе мәктәбендә укучылар тарафыннан әдәбият, экология, космос темасына «Комлы битләр» дигән эчтәлекле вакыйгалар көтеп торды. Фестивальнең яшь кунаклары шулай ук ком белән үзләре композицияләр ясап карый алды.  
«Җиде диңгез» курчак театры артистлары катнашындагы «Чебурашка сездә кунакта» спектакле барысын да куандырды. Балалар җырлады, уйнады, шатланып кул чапты һәм  тылсымлы әкият персонажлары Шапокляк һәм Чебурашка белән бергә фотога төште. 

Катнашучылар «Минем гаиләм иҗат итә» иҗади эшләр күргәзмәсен һәм яңа балалар әдәбияты күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады. «Гаилә календаре» мастер-классы балаларга һәм аларның әти-әниләренә скрапбукинг стилендә өстәл календаре ясарга һәм анда үз гаиләләрендәге мөһим көннәрне билгеләп куярга мөмкинлек бирде.  

тухлякаандщшада
22
1
2
3
4
5
6
9
10
12
13
14
15
19
20

Фестивальгә килүчеләр төрле буын гаилә гореф-гадәтләре дөньясына кереп чума, «Китап хәзинәләре эзләү» әдәби квестында, хәрәкәтчән һәм интерактив тактада иҗади уеннарда катнаша, компьютер залында уен-кроссвордлар, викториналар, интерактив рәсем буяулар, уен-пазллар уйный, компьютерда котлау открыткасы ясый, һәм шулай ук робот Робин белән аралаша һәм күңелле фотосессия уздыра алды. 
Ата-аналар «Китаплар дөньясы буйлап ата-аналар гиды: киңәшләр һәм рекомендацияләр» лекциясен тыңлап, үз балаларында укуга кызыксынуны ничек арттырырга  һәм китапларны аларның көнкүреш тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләндерергә икәнен белде. Нумеролог Христина үзенең «Елның шәхси саны» дип аталган гамәли мастер-классы белән аерым бер кызыксыну тудырды. Ул елның санын ачыклау ысулын җентекләп аңлатты, киләчәктә бу белемнәрне ничек кулланырга мөмкинлеге турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. 

«Гаилә һәм Китап» фестивале бик күңелле, кызыклы һәм файдалы үтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: