Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы (0+)

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы –  ел саен уздырыла торган китап укуга теләктәшлек итүче массакүләм вакыйга. Бу дуслар белән очрашу, күңелле чараларда катнашу, күтәренке кәеф, ошаган китапны сайлап алу, китапханәгә язылу өчен менә дигән бер сәбәп.

Чаралар планы

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар

21 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсе үзенең укучыларын елның төп вакыйгасы – Балалар китабы атналыгын ачу һәм «Китап дөньясына зур сәяхәт» гаилә белән китап уку фестиваленә җыйды.

Китапханә фойесында килгән кунакларны гадәти булмаган «Китапханә + театр» инсталляциясе каршы алды. Ул китаплардан төзелгән һәм театр сәхнәсен хәтерләтә, театр символ атрибутлары – театр курчаклары, битлекләр, шәмдәлләр, китапханәдә узачак театраль чаралар афишасы белән тулыландырылган. Үзенчәлекле һәм матур инсталляция янында фотога төшәргә теләүчеләр дә бик күп булды. Бу хакта тулырак укырга...

«Әдәбият белгечләре» уены (6+) – 23 нче санлы китапханә

«Ерак-ерак Пушкин патшалыгында» иртәсе (6+) – 13 нче санлы китапханә

«Планета буенча китап атналыгы атлый» китап бәйрәме (6+) – 13 нче санлы китапханә

«Яшь китап сөючеләр илендә» бәйрәме (6+) – 23 нче санлы китапханә

«Безне китап белән очрашу көтә» әдәби бәйрәме (6+) – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге

«Китап киштәсеннән сәхнәгә» әдәби бәйрәме (0+) – Үзәк балалар китапханәсе

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу (0+) – 14 нче санлы китапханә

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: