«Гаилә белән укуга – безнең хөрмәт» фестивале (0+)

Гаилә елы һәм Халыкара гаилә көне кысаларында, 15 май көнне 15 нче санлы китапханәдә «Гаилә белән укуга – безнең хөрмәт» фестивале узды. 
Кунакларны әдәби геройлар Зирәк Василиса һәм Петрушка каршы алды. Фестиваль программасына «Минем укучы гаиләм» дигән бергәләп кычкырып укулар, «Гаилә белән китап киштәсе янында» дигән китап күргәзмәсе, «Яраткан әкият герое» мастер-классы, «Минем гаиләм» фотозонасы һәм «Ком феялары» иҗади берләшмәсе әгъзаларының «Көлсылу» ком әкияте терапиясе кертелде.

1715784208121
1715784208426
1715784208470
1715784208481
1715784208576
1715784208604

Фестивальнең һәр бүлеге китап һәм уку белән бәйле булды. Чара барышында китап укучы гаиләләрдә бер-береңне аңлау, татулык һәм яхшы кәеф рухы хакимлек итте. 
Гаилә белән укыгыз!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: