«Әдәби дулкында» фестивале (0+)

27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу китапханәчеләр генә түгел, ә барлык китап сөючеләр һәм укырга яратучылар өчен дә бәйрәм көне.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы шәһәрдәшләрне «Әдәби дулкында» фестиваленә чакыра. Анда китапханәләрнең «яшерен бүлмәләренә» күз салырга, китапханәче һөнәренең үзенчәлекләре белән танышырга, әдәби квестларда, мастер-классларда һәм викториналарда катнашырга мөмкин булачак.

Шәһәр үзәк китапханәсендә Б.Сәлаховның «Ел китабы – 2018» республика конкурсында җиңүче булып танылган «Яратылмый калган ярлар» китабын тәкъдир итү, рәссам, шагыйрә Людмила Дорженковская катнашында «Чаллы белән 35 ел» ретро-кичәсе, китапның иң яхшы фотосы һәм иң яхшы синквейнына «Яраткан китап образы» исемле шәһәркүләм арт-конкурска нәтиҗәләр ясау һ.б. узачак.

«Күңел» радиосында «Китапханә белән берлектә» әдәби сәгате үткәреләчәк. Анда котлаулар яңгыраячак, җирле язучылар Мирһади Разов һәм Факил Сафин белән очрашу оештырылачак.

Барлык чаллылыларга китап укудан алган куанычлы кичерешләрен бер-берсе белән уртаклашу, дуслар һәм якыннар белән китапханәдә вакыт уздыру һәм – бүләкләр алу мөмкинлеге булачак! Китапханәләрнең 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучылары шәһәребезнең теләсә кайсы китапханәсенә дусларын, туганнарын алып килеп яздыра һәм «Бәхетле сан!» исемле китапханә акциясенең җиңүчесе була ала.  Акция 2019 елның 22 маеннан 27 маена кадәр уздырыла. Махсус призлар исә 27 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә уйнатылачак.

«Әдәби дулкында» фестивале кысаларында Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан үткәрелүче чаралар планы

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: