«Чаллы – дуслар каласы» фестивале (6+)

25 февральдә Шәһәр үзәк китапханәсе милләтара аралашу учагына әверелде — монда «Чаллы – дуслар каласы» төбәк милли мәдәниятләр һәм әдәбиятлар китапханә фестивале узды. Чаллыда яшәүче барлык милләт вәкилләрен берләштергән бәйрәмнең рухы һәм оештыручысы Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге булды.
Фестивальне ачу тантанасы 12:00 сәгатьтә китапханәнең актлар залында үтте. Мәдәни мирасны саклауның әһәмияте турында җылы сүзләр яңгырады, үзара хөрмәт һәм очрашу шатлыгы атмосферасы хакимлек итте. 
Ачылу тантанасыннан соң кунаклар һәрберсе үз кабатланмас дөньясын ачучы уникаль мәйданчыкларга юл тотты:
Чын тере сүз киңлеге булган «Әдәби Чаллы» мәйданчыгында үзгә бер атмосфера хакимлек итте. Монда язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы С.Якупова белән җылы һәм илһам бирүче очрашу үтте. Кунаклар игътибар белән шагыйрәнең иҗади юлы турында сөйләгәннәрне тыңлады, сораулар бирде һәм үзләре өчен әдәби эшнең яңа чикләрен ачты. 
«Кул эше тылсымы» мәйданчыгы үзешчән традицион кәсепләр дөньясына чын тәрәзә булды. Иң беренче, халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмәләре игътибарны үзенә җәлеп итте. Кунаклар сокланып кәсепләр күргәзмәләрен карады, ә аннан соң агачта бизәк ясау буенча мастер-классларда үз көчләрен сынап карады — һәркем үзе белән иҗади илһам кисәген алып кайтып китте. 
Үзенчәлекле мәйданчык — «Татар халкында гаилә белән чәй эчү гореф-гадәтләре». Монда вакыт, ашыкмыйча әңгәмә коруга һәм чын күңелдән аралашуга юл биреп, тукталып торгандай булды. Һәр элемент чәй – эчемлек кенә түгел, ә берләшү йоласы булган чын татар өен хәтерләтте. Чарага килүчеләр татар кунакчыллыгы нечкәлекләре дөньясына кереп чумды. Чын кунакчыллык — ул һәркем үзен өендәге сыман хис итәрлек киңлек булдыра алу сәләте. Анда чәй дә эчемлек кенә түгел, ә йөрәкләрне һәм буыннарны бәйләүче җепкә әйләнә. 
Фестивальнең иң матур һәм җанлы мәйданчыкларының берсе «Уйнагыз, гармуннар» булды. Кунаклар чын халык бәйрәме рухына кереп чумды. Гармун тавышлары, хор белән җырлау, көлү авазлары һәм җылы елмаюлы карашлар, яшькә һәм гореф-гадәтләргә карамастан, кешеләрне берләштереп, буыннан-буынга тапшырылып килүче  үзгә кәеф тудырды. 

IMG_20260225_151544_105
IMG_20260225_151544_112
IMG_20260225_152410_386
IMG_20260225_151544_110
IMG_20260225_152330_478
IMG_20260225_152405_001
IMG_20260225_152405_079
IMG_20260225_152405_080
IMG_20260225_152415_363
IMG_20260225_152410_266
IMG_20260225_152410_348
IMG_20260225_152410_400
IMG_20260225_152410_462
IMG_20260225_151544_092
IMG_20260225_152415_415
IMG_20260225_152415_533
IMG_20260225_152415_568
IMG_20260225_151544_163

Монда тамашачылар булмады — катнашучылар гына иде: кемдер таныш көйләргә ияреп уйнады, кемдер биеде, ә кемдер, елмаеп һәм кул чабып тыңлады. Әлеге гади, ихлас мизгелләрдә бәйрәмнең асылы ачылды да инде — уртак эш, музыкада берләшү, җанлы аралашу җылысы. 
Мәйданчык фестивальнең йөрәгенз әйләнде: нәкъ менә монда халык иҗатының ничек итеп һәркемдә дә нинди дә булса якын, элекке, чын-чынлап җанлы нәрсә уята алуы аеруча тоемланды. Җырның һәркем аңлый торган тел, ә көйнең безне бер-беребезгә якынайтучы икәнен искә төшерде. 
«Халыклар бердәмлеге һәм татулыгында» мәйданчыгында кунаклар күптелле Идел буе әдәбияты дөньясына гаҗәеп сәяхәт кылды. Күргәзмәдәге һәр том китап кына түгел, ә күрше халык мәдәниятенә озата баручы, башкача фикерләү рәвешенә, үзешчән гореф-гадәтләргә һәм гасырлардан килгән зирәклеккә тәрәзә булды.
Уку залындагы «Уйнап ачыла күңел» уеннар һәм күңел ачулар шатлыгы бүләк итте. Катнашучылар көлде, ярышты, борынгы күңел ачуларны искә төшерде — һәм уен аша бердәмлек тууын тойды.  
Китапханә фойесында урнашкан милли ризыклар күргәзмәсе фестивальнең тагын бер үзенчәлеге булды. Сыйларның хуш исләре кунакларны үзенә тартты, ә һәр ризык мәдәният һәм йолалар турында үз тарихын сөйләде. 
Барлык мәйданчыклардагы тематик китап күргәзмәләре – төбәк халыкларының бай әдәби һәм тарихи мирасының телсез шаһитлары чараны тулыландырды. 
«Чаллы – дуслар каласы» фестивале вакыйгалар календаренда бер чара гына түгел, ә һәр мизгеле төбәгебезнең бай мәдәни мирасы турында искә төшерүче чын күңел бәйрәменә әйләнде. Күптөрле мәйданчыклар аша — «Әдәби Чаллы»дан алып «Кул эше тылсымына» кадәр, чәй эчүләрдән алып дәртле гармун көйләренә кадәр — кунаклар кечкенә ачышлар кичерде. Монда гореф-гадәтләр музей экспонаты кебек пыяла астында ятмады, ә осталар кулы, җырчылар тавышы, шагыйрьләр сүзе белән сулыш алды, яңгырады. Фестиваль мәйданчыкларында кабынган илһам чаткылары, күптөрлелек бердәмлегендә уртак йортыбызның чын көче яшерелгән булуын искә төшереп, кунакларның йөрәгендә балкуын дәвам итсен.

Фотоларны  монда карагыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: