Гомумроссия китапханәләр көненә «Әдәбият кочагында» фестивале. Беренче көн – Виртуаль Нон-Стоп (0+)

26 май көнне «Әдәбият кочагында» фестивале үз эшен виртуаль Нон-Стоптан башлап җибәрде. Моның өчен шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре видеороликлар әзерләде, алар ВКонтакте социаль челтәре битләрендә урнаштырылды.

Көн укучыларның китапханә турында шигырьләрен видеоукудан башланды.

Роликларны төшерү процессы, «сәхнә арты»ның иң кызыклы мизгелләре күрсәтелде. Нон-Стопны С. Маршакның «Гришкины книжки» әсәре мотивлары буенча «Китаплар турында китап» курчак спектакле  дәвам итте. Бу китапларга сакчыл мөнәсәбәт турында гыйбрәтле вакыйга.

Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар өчен «Китап тышлыгы» мастер-классы видеоязмасы тәкъдим ителде.

Китапханәчеләр эшчәнлеге турында видеоролик шулай ук бик кызыклы. Анда «китапханә» сүзе ишеткәч тузан баскан киштәләр һәм тынлык түгел, ә модалы трендлардан курыкмаучы креатив мәйданчык күзалдына килеп баса. 

«Китап укучы урам» видеоролигы китапханәнең Чаллы шәһәренең төрле буын укучылары очрашу урыны икәнен күрсәтте.

Виртуаль Нон-Стоп шәһәр Үзәк китапханәсенә нигез салыну турында сөйләүче «Бер экспонат тарихы» чыгарылышы белән тәмамланды. 

Чара азагында укучылар һәм китапханә хезмәткәрләренең Гомумроссия китапханәләр көне белән котлау сүзләре яңгырады.  

Поделиться: