«Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале (6+)

4 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсендә бик зур уңыш белән  «Яр Чаллы» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестивале узды.
Катнашучылар өчен Яр Чаллыга нигез салынуга 400 ел тулу һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгуының 50 еллыгы кысаларында мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Фестиваль бар яшьтәге чаллылыларның игътибарын җәлеп итте, алар вакытларын файдалы итеп уздыру өчен оештырылган төрле мәйданчыкларда булды. 
Сәнгать бүлегендә ТР Халык рәссамы, шәһәрнең мактаулы гражданины Мадияр Хаҗиевның туган якка багышланган «Ватанга җыр» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.  
Владимир Высоцкий исемендәге автор җыры клубы катнашындагы музыкаль-шигъри очрашу яхшы җырлар һәм шигърият сөючеләрне үзенә җыйды.

w_UkPYvocj4PrIHp7TpM93NSW716l0_LrkL5WauaMnXlg5cIvWhGu5Ug-_bwMzKcGekB_cTLfroX2GuM12r_Iapp
48hvtg-rqLkFpMQvM_4byiytsPEKYmxwwMku8fI0u8WCXoKu9G1WcP6h_QPAKQnS3jRt24ZfEzDY14d_-a9FDHwe
fUKRFDv3YSlYz6-FR0NHvAkB_Af7vryP09pTSfrsDT0JVQNpxgmujIXGRUznWI3ULCZKGOB_vQbi2QGCIXpbt-Gv
K-4PaOpKbapmv3ZUo7qfIZyofUc3mZ4VeF5kOWfmI1LCeTPyXBlmORsSGIt1l2LhZ7bOt_MQghKKkGEkv1HCLQ-D
hMRF1Mk-6y3fOh9WYaBdaPhSquaJkZtVwmRE97mcr62W3YQKcu9dtsdzpHYzF1OjF4S3r0wRK_HdeAOTP14zl-I6
QnOs-zCflPjgQJC5GAKeZfdqxI8h-bypG4vEapBKOS1v_OaZlEygN8qeGblMIjWk-nQpsS9Lro2B79k7ceYAIa6A
rm47giSCRt15hAIR_jvv9zdhMv2Trlm1OY0Ac7DOs4sZyR1jo_un__LpYA5D5qIJuM-ugzhmfmk_JULJ8bQgCc0D
_d67yDwylv4TRfcum7jOnLmKTPvzObtrcc2xokZdjB3wLfdF_FP7aYYdTxNsKAMNyRmZc2TWJMPXvpFfi7p6HyR8
S9P7RUzmGhIcLx_S6cxrEsZYMm8aYCdzXs1oJFVbILrENjpTJtB8xUxL1R7tx656IH2Z1Pia06Dc_vMxQrBRhVdu
vGunqPCpLY1xsPNlu1NKT8tbt-fH3WidubrWk131xgRIMss-8EOQe_CGNuwtSDIZKUPoVEOO2tnB9qoZMnygK5i3
Xd-K8G6Wj3j_60Pa-A_jn8mfaF7Cfa3PYIFpve0GawhAgyDwSY4m1CeGRg7hHyVC3SV4ztOye3w4HmdV_ksu1gFR

«Тарихи мирасны ничек сакларга һәм шәһәрдәшләр моның өчен нәрсә эшли» лекториясендә урбанчы, Том Сойер Фест Чаллы координаторы Любовь Егорычева спикер булды. Ул мәдәни мирас һәм шәһәребездә җирле тәңгәллек, Илдар Хановның «Метеорит» скульптур композициясен торгызу турында сөйләде.
Фестиваль кунакларының аерым игътибарын шәһәрдәшләр көнкүрешенең тарихи реконструкциясе җәлеп итте. Күргәзмәдә әби-бабаларның киемнәре белән беррәттән аларның көнкүреш тормышында кулланылган эш кораллары да тәкъдим ителде. Шулай ук совет чоры экспонатлары укучыларда кызыксыну уятты. 
Кинозалда шәһәр төзелешенең тарихи документаль хроникасын карарга мөмкин булды.  
Күпсанлы мастер-класслар үтте: сәйләннән үрү, балчык белән эшләү, макраме үрү, йоннан картиналар, мозаикалы панно, офорт станокта шәһәр символларын бастыру. 
Гаилә иҗаты фестивале чаллы гаиләләре өчен чын бәйрәм булды, алары вакытларын мавыктыргыч һәм кызыклы итеп уздырды. 

Фотолар монда.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: